Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Аургазинская централизованная библиотечная система»
муниципального района Аургазинский район Республики Башкортостан
(МБУК «Аургазинская ЦБС» МР Аургазинский район РБ)

Әфганстан истәлеге кыңгыравы

Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый.
Әфган – таулар, ташлар иле…
Бәгырьләрне өтеп исә сәмум җиле.
Кыяларың, бәлки, кемнәргәдер гүзәл.
Миңа гүзәл түгел! Түзәм, бары түзәм…
Син мине көтмәдең, чакырмадың,беләм.
Мин дә үзем түгел, ил кушканга киләм.
Боерыкны солдат тикшермичә үтәр…
Туган илдә мине газиз әнкәм көтә.
Безнең Кешәнне Һәм Дуртиле авылларыннан да 7 егеткә Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күрергә, анда барган сугышларда катнашырга туры килә. Бәхеткә каршы барысы да исән-сау туган авылларына әйләнеп кайталар.Алар: Бикташев Айрат Вагыйз улы,Рахматуллин Фәнир Нурулла улы,Уразаев Марс Әгьзәм улы,Рамазанов Әмир Әскат улы,Галиев Ильфак Сәлим улы, Идрисов Рәшит Шакирьян улы, Хабибуллин Камил Әхмәт улы.Кызганычка каршы бүгенге көндә Уразаев Марс Әгзәм улы безнең арада юк.Якыннарына сабырлык телибез.Исән яугирларыбызга исәнлек-саулык,тыныч матур якты тормыш телибез.Кешәнне мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә Хәтер сәгате үткәрдек.Барча якташларыбызны искә алдык.