Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Аургазинская централизованная библиотечная система»
муниципального района Аургазинский район Республики Башкортостан
(МБУК «Аургазинская ЦБС» МР Аургазинский район РБ)

Котлыйбыз!

Карлы – буранлы, салкын кыштан соң туган ягыбызга ямьле яз килә. Бүген, 1 нче март – язның беренче көнендә, Иске Итекәй (яки Гомәр) авылында туып – үскән якташыбыз, Башкортстанның  халык артисты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Авыргазы районының Галимҗан Ибраһимов исемендәге премиясе лауреаты (2006 ел), озак еллар «Юлдаш» радиосындагы хезмәте, хәзер инде «Туган тел» телевидение каналы, бик күп популяр җырлары аша халык күңелендә урын алган Зифа Вәли кызы Нагаева үзенең күркәм юбилеен каршылый. Якташыбыз – һәвәскәр композитор һәм җырчы, шагыйрә, 500 дән артык җырның сүзләре һәм музыкасы авторы.  Дөнья күргән китаплары: «Зифа Нагаева җырлары», «Гомерем балкышында», «Язмышым – җырларымда» (яңа йөз җыры кертелгән), «Алма кебек гомерләр», «Бөртекләп җыелган бәхет». Зифа Нагаеваның нинди генә җырын алсак та, аннан башка нинди мәдәни чара, гаилә бәйрәме, туйлар үтә икән?!  Аның җырлары күптән инде халыкныкы. Ә инде шимбә кичендә Казанның «Пирамида» сәхнәсендә булып узган «Яңа татар җыры» бәйгесе җиңүчеләре арасында Зифа Вәли кызы Нагаеваның да булуы безнең күңелләргә тагы да шатлык һәм горурлык тойгылары өстәде.

Хөрмәтле Зифа Вәли кызы! Авыргазы районы китапханәләре челтәре исеменнән Сезне күркәм юбилеегыз белән  ихлас тәбриклибез. Сезгә ныклы сәламәтлек, имин көннәр, яңа иҗади балкышлар, көчле алкышлар телибез.  Дәрт һәм илһам биргән моңлы яңа җырларыгызны, «Туган тел» телеканалында «Күзгә-күз карашып» исеме белән даими чыгып килгән кызыклы тапшыруларыгызны да күп еллар ишетергә һәм күрергә язса иде. Сезгә районыбызда үткәрелгән мәдәни чараларның даими кунагы булган өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм тагы да җылы очрашулар көтеп калабыз.