Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Аургазинская централизованная библиотечная система»
муниципального района Аургазинский район Республики Башкортостан
(МБУК «Аургазинская ЦБС» МР Аургазинский район РБ)

 Даян Мурзин – легендар шәхес

Еллар чылбырыннан үргән

Кулымда йөгәннәрем.

Ялларыннан тотып алып,

Давыллар йөгәнләдем. (Дилә Булгакова)

Әпсәләм авыл китапханәсе укучыларын “Даян Мурзин – легендар шәхес” имеме астында үткәрелгән тантаналы чарага җыйды. Даян Мурзин − легендар шәхес, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Чехословакия герое, Чехия һәм Словакиянең 16 шәһәренең почетлы гражданины. Кара сакаллы булган өчен гитлерчылар аны «Кара генерал» дип йөрткәннәр. Ул Гитлерның шәхси дошманы саналган, аны тотучыга фашистлар ике миллион рейхсмарка вәгъдә иткән. Ул 1921 елның 20 гыйнварында Уфа губерниясенең Иске Балыклы авылында туа. Сугышка кадәр Кушнаренко педагогика училищесын тәмамларга һәм Тактагөл тулы булмаган урта мәктәбендә директор булып эшләргә өлгерә.

1941 елның маенда Даян Мурзин Рига хәрби училищесын ­тәмамлый, Прибалтика хәрби округының унынчы укчы дивизиясендә взвод командирының ярдәмчесе булып хезмәт итә. Фронтта 1941 елның 22 июненнән. Унынчы укчы дивизиясендә взвод командиры, «Ватан өчен» дигән партизан отрядының разведка взводы командиры, разведка ротасы командиры буларак көрәшкән. 1942 елның августыннан 1943 елга кадәр «Төркистан легионы» штаб ротасында агент була. 1943 елда Сталино шәһәрендәге яшерен оешма белән дошман ягында көрәшүче ике милли легион арасында элемтә урнаштыру өчен Донбасска эләгә. Әлеге эш нәтиҗәсендә, Төркистан һәм «Идел-Урал» легионнарының кайбер бүлекчәләре Кызыл Армия ягына күчә. 1943 елның декабрендә Мурзин Молдавиягә эләгә, анда В.М. Молотов исемендәге партизан отряды оештыра.

Шул отряд белән Украинаның Винницк һәм Одесса өлкәләрендә көрәшә. 1944 елда Украинаның партизан хәрәкәтенең разведчиклары махсус мәктәбендә укый, август аенда исә чех-словак разведчиклары төркемендә партизан хәрәкәтен оештыру өчен Словакиягә эләгә. Анда башта штаб башлыгы, аннары Ян Жижка исемендәге халыкара партизаннар бригадасы командиры була. Бригада Чехия һәм Моравия җирләрендә 1945 елның 9 маена кадәр көрәшә.

Тантаналы кичәгә чакырылган кунаклар арасында Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, ике дистәгә якын китап, ике йөзләп популяр җырлар авторы Дилә Хәмзә кызы Булгакова, үзешчән композитор, ветеран – укытучы Роза Әхмәт кызы Якупова, Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы әгъзасы Зилинә Габбәс кызы Садртдинова, Милли аваз төркеме солисты Флюр Сөләйман улы Абдеев һәм баянда оста уйнаучы Олег Газим улы Акбашев та бар иде. Дилә Хәмзә кызы – популяр җырлары, нечкә зәвыклы шигырьләре, хисле хикәяләре белән укучылар күңелендә аерым бер урын яулаган, ихтирам казанган әдибә. Ул үзенең шигырләрен укыды, Әпсәләм авылына атап язган шигырен тамашачы бигрәк тә үз итте. Даян Мурзин белән якыннан таныш булуын сөйләде – ул – бөек сугышчы, чын разведчик, хокук саклау органнарының искиткеч җитәкчесе, үзенчәлекле шәхес иде. Даян Мурзин барлыгы 86 орден һәм медаль белән бүләкләнгән. Чит ил бүләкләре тагын да күбрәк. СССР героеның Алтын йолдызы – Даян Мурзин бүләкләнмәгән бердәнбер бүләк шулдыр, мөгаен. Сугыштан соң Даян Мурзин туган ягында мәгариф бүлегендә, ә аннары озак еллар юрист булып эшли. Пенсиягә чыкканнан соң, Башкортстанда республика сугыш, хезмәт, хокук саклау ветераннары советы составында иҗтимагый эшләр башкара, ветераннар хәрәкәтенең активисты була. 1999 елда аңа «Уфа шәһәренең почетлы гражданины» исеме бирелә. Дилә Хәмзә кызы Даян Баян улының гомеренең соңгы көненә кадәр оптимистик рухлы, аек акыллы кеше булуын ассызыклап үтте. Флюр Сөләйман улы шагыйрәнең “Кара генерал “җырын башкарды, көен Роза Якупова иҗат иткән. Үзешчән композитор Дилә Булгакова белән хезмәттәшлек итүен сөйләп үтте. Зилинә Габбәс кызы Садртдинова түбәтәй һәм калфаклардан торган кул эшләре күргәзмәсен тәгъдим итте. Китапханәче Гөлдәр Фидаил кызына чигелгән калфак бүләк итте. Үзешчән автор Зөлфиә Фәнис кызы “Исәнлек бир, Ходай», «Аллам сакласын” шигырләрен укып үтте, үзе язган «Таһир – Зөһрә» җырын башкарды. Венер Урал улы Рафиков үзе язган «Әпсәләмем авылым» җырын башкарды,  Гульнара Урал кызы Рәшитова шигырләрен укыды. «Мирас» клубы әгъзалары  Клявлина Райса Минихази кызы һәм Саитова Мәрьям Сайфулгабит кызы тамашачыларга матур җыр бүләк иттеләр. Хөрмәтле ветеран укытучы Газиева Савия Фарит кызы «Дога» дип исемләнгән җыр башкарды. Зәңгәр чишмә әдәби берләшмәсе җитәкчесе Варис Ягафәр улы Акбашев оештыручыларга рәхмәтләрен җиткереп, Украинада ил алдындагы бурычларын үтәгән егетләргә багышлап язылган шигырен укып утте.  Өршәк авыл биләмәсе җитәкчесе   Рәмил Исмәгыйл улы Абдрахманов барысына да рәхмәт сүзләрен җиткереп, кунакларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Галимҗан Ибраһимов исемендәге район китапханәсе методисты  Зөһрә Юлдаш кызы Алтынгузина Дилә Хәмзә кызы Булгаковага рәхмәт хаты һәм Галимҗан Ибраһимов сынын бүләк итте. Кичә матур җырлар һәм шигырләр белән үрелеп барды.