Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Аургазинская централизованная библиотечная система»
муниципального района Аургазинский район Республики Башкортостан
(МБУК «Аургазинская ЦБС» МР Аургазинский район РБ)

Бу җирне мин матурларга тудым…

Бүген Кешәнне авыл китапханәсенда Әнгам Атнабай иҗатына багышланган әдәби сәгать үтте. Атнабаев Әнгам Касыйм улы – Башкортстанның халык шагыйре, драматург, РСФСРның һәм Башҡорт АССРының атказанган сәнгать эшлеклесе, Башҡортстан комсомолының Галимов Сәләм исемендәге премия лауреаты. Әнгам Атнабаев милли әдәбиятыбызга бай рухи мирас калдырды. Күбрәк талантлы шагыйрь булып танылса да, оста драматург буларак та үзен ача алды ул. Аның дистәдән артык пьесалары Башкортстан һәм Татарстан театрларында сәхнәләштерелде. Кайбер тамашалар әле дә байтак театрлар репертуарыннан төшми.Әнгам Атнабаев, зур талант иясе булу өстенә, үз халкының сөекле һәм тугры улы да. Аның шигырьләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора. Аның китабы көндәлек куллана торган өстәл китаплары белән рәттән тора, иҗаты халыкка бик якын. Үзе дә халыктан чыккан шагыйрь. Аның иҗаты һәрбер кешегә аңлаешлы. Шигырьләре җырлап тора, шунлыктан бик күпләре көйгә салынган. Аның үлмәс шигърияте бүгенге көндә дә актуальлеген җуймаган. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең тормыш юлы турында бай мәгълүмат алдылар, Ватан, Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр укыдылар. Атнабаевның шигырьләренә язылган популяр җырларны («Җиз кыңгырау моңнары», «Танып буе», «Гармуннар кирәк әле», «Синең куллар, әнкәй», “Өчпочмак») тыңлап үттеләр.