Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Аургазинская централизованная библиотечная система»
муниципального района Аургазинский район Республики Башкортостан
(МБУК «Аургазинская ЦБС» МР Аургазинский район РБ)

Халыкара китап бүләк итү көне

2012 елдан башлап даими рәвештә 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә.
Бу акция китапка сакчыл мөнәсәбәт пропагандалау, китап укуны популярлаштыру, матур әдәбият белән тәэмин итү буенча эшчәнлекне оештыру максатларында һәм өйдәге китаплар белән башкаларны да таныштыру өчен оештырыла. Авыргазы районы татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Риф Мингариф улы Вәлиев әлеге изге гамәлдә катнашып, Галимҗан Ибраһимов исемендәге үзәк район китапханәсенең фондын тулыландырды. Ул якташыбыз Галимҗан Ибраһимовның 15 томлык академик басмасының 7, 11, 13,15 томнарын һәм татар телендә басылган журналлар белән уртаклашты. Г.Ибраһимовның бу яңа китаплары бик мәртәбәле бүләк, район китапханәсе хезмәткәрләре һәм күпсанлы китап укучылар моңа рәхмәтле. Изге гамәлләр гомерле булсын!