Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Аургазинская централизованная библиотечная система»
муниципального района Аургазинский район Республики Башкортостан
(МБУК «Аургазинская ЦБС» МР Аургазинский район РБ)

Эльверт Хаматшин ШИГЫРЬЛӘРЕМ

Ялкынланып туган шигырьләрем
Дөрләсеннәр, янып торсыннар.
Ераклардан килеп, йөрәкләргә үтеп,
Хәсрәтләрне сездән алсыннар.

Яңгырасын яңа шигырьләрем
Далаларда, биек тауларда.
Йөрәгемнән чыгып тибрәлсеннәр
Туган якта үскән талларда.

Шигырьләрем барып җитсен сезгә
Таң атканда, кояш батканда.
Ялгызларга алар юлдаш булсын,
Юатучы – кайгы тотканга.

Йөрәгемдә туган шигырьләрем
Барсын сезгә туры юл табып.
Яшәсеннәр алар сезнең җанда
Йөрәкләргә өмет, көч салып.