Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Аургазинская централизованная библиотечная система»
муниципального района Аургазинский район Республики Башкортостан
(МБУК «Аургазинская ЦБС» МР Аургазинский район РБ)

Түгәрәк өстәл «Татар мәдәниятен саклау»

Авыргазы районында төрле милләт вәкилләре дуслыкта, татулыкта яши һәм бердәмлектә эшли. 18 майда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Үзәк район китапханәсендә үткәрелгән түгәрәк өстәлдә районда яшәүче татар халкының мәдәниятен, телен, йолаларын саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән чаралар, башкарылачак эшләр һәм бурычлар турында сүз барды.
Житди сөйләшүгә Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Хәкимов Заһир Әхсән улы; журналист, Уфаның “Роксана” радиосы алып баручысы, “Татар кызы” проектының җитәкчесе һәм оештыручысы, билгеле җәмәгать эшлеклесе Зәлия Хисами Һәм “Кызыл таң” газетасының үз хәбәрчесе Ямалетдинова Эльвира Вәкил кызы да килделәр. Чарада районның мәгариф, китапханә, мәдәният һәм музей хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары катнашты.
Очрашуны, кунакларны сәламләп, Авыргазы районы хакимияте башлыгы урынбасары Юрий Николаевич Николаев ачып җибәрде.
Башкортстан татарлары конгрессы, Башкортстан Республикасы татарларының милли мәдәниятен, телен һәм әдәбиятын саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү максатыннан 1997 елда оештырылган иҗтимагый оешма. Башкортстан татарлары конгрессы эшчәнлегенең төп максатлары: Башкортстанда татар телен, тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен үстерү, республикада яшәүче халыклар арасында милли татулыкны ныгыту. Оешма татар халкының күренекле вәкилләре истәлегенә багышланган юбилей чаралары үткәрә. Башкортстан татарлары конгрессы теләктәшлегендә “Өмет” газетасы һәм “Тулпар” журналы, Г.Тукайның туган көненә багышланган ел саен үткәрелә торган Шигърият бәйрәме оештырылды; “Нур” театры ачылды; “Туган тел”, “Татар кызы” (“Нәүрүз гүзәле”), “Ике аккош” һ. б. конкурслар үткәрелә. Республикада “Азатлык” татар яшьләре берлеге, “Сәхибжамал”, Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмалары эшли. Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов Башкортстан татарлары конгрессы һәм Башкортостан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясенең эшчәнлеге белән таныштырды. Ул чыгышында һәрбер башлангычның жирле үзидарә органнары белән бердәм башкарылуы гына уңышлы булачагын ассызыклап үтте.
«Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы ” башкарма комитеты рәисе урынбасары, журналист, Уфаның “Роксана” радиосы алып баручысы Зәлия Хисами Башкортостан районнарында татар оешмалары эшләрен, аларның бердәмлеген, көчле якларын ачып үтте, Башкортстан татарлары конгрессы урыннарда эшне яхшырту өчен нинди ярдәм күрсәтә алуын ачыклады. Барлык үткәрелгән чаралар “Без булдырабыз” фильмында яктыртыла.
Авыргазы районы татарлары берләшмәсе рәсми рәвештә Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе составында тора. Белүебезчә, районда татарлар халыкның 42% тәшкил итә. Күбесе район икътисадын һәм сәясәтен үстерүгә зур өлеш кертеп, агарту-мәгариф, мәдәни чараларда актив катнашып яши. Авыргазылылар үзләренең төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән якташлары: халык артистлары, язучылар, галимнәр,хезмәт һәм сугыш батырлары белән горурланалар: Гыйбадулла Алпаров, Галимжан Ибраһимов, Якуп Чанышев, Минебай Саттаров, Бәхтигани Гайсин, Зифа Нагаева, Идрис Газиев, Гүзәл Ягафәрова, Хәләф Рәжәпов, Әлфия Ногыманова… Башкортстан Республикасы татарларының Төбәк милли-мәдәни Автономиясенең Авыргазы берләшмәсе рәисе Риф Миңлегариф улы Вәлиев районда башкарылган эшләрне барлады.
Мәктәпләребезнең максаты – тормышка һәр яктан әзер, камил, үз милләтенең, матди һәм рухи байлыкларын арттыручы, туган халкының киләчәген кайгыртучы шәхес тәрбияләү. Ә инде бурычларга килгәндә халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, балаларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары әдәп, әхлак сыйфатлары булдыру, иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру.Бу эшләр безнең Авыргазы районында ничек алып барылуы турында Толбазы авылының №3 урта мәктәбе директоры Рифат Рифкат улы Әбсәләмов сөйләп үтте.
Талбазы авылының татар теле һәм әдәбияты укытучылары Шәяхмәтова Г. М. һәм Әбдиева Н.Н. татар телен өйрәнүдә гаиләнең роле мөһим булуын, балалар өчен матур бизәлешле, кызыктыргыч китапларның житешмәвен әйтеп киттеләр.
Соңгы елларда халкыбызның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары артканнан-арта бара. Бу үзгәреш йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрне үткәрүгә, онытылганнарын торгызуга һәм яңартуга китерә. Буыннан-буынга күчеп килгән, бу рухи байлыкларыбыз бүгенге көннәрдә дә безнең тормышыбызның, яшәешебезнең бизәге булып тора. Райондагы үзешчән сәнгать осталарының яртысының күбесе – милләттәшләр. Төрле уен коралларында, театрда уйнаучылар, бию осталары, вокал һәм хор коллективларында җырлаучылар телне саклауга, гореф – гадәтләрне тергезүгә зур өлеш кертәләр. Бүгенге көндә авылларда үзешчән татар коллективлары эшли. Алейся Фәнир кызы Хисаметдинова мәдәният хезмәткәрләренең эш планнары белән таныштырып үтте. Шуларның берсе: якташларыбыз Идрис Газиев, Зифа Нагаева, Фатыховлар гаиләсе һәм район артистлары белән берлектә зур концерт оештыру.
Әдәбият тарихында аеруча изге һәм кадерле исемнәр бар. Шуларның берсе, һичшиксез, Галимҗан Ибраһимов. Якташыбыз кыйммәте беркайчан да югалмый торган бай, кадерле әдәби мирас калдырды. Аның әсәрләре безнең заман кешесенә дә туган илгә, туган туфракка тирән мәхәббәт тәрбияли, рухи ярлылыктан арынырга, күңел хәзинәсен баетырга ярдәм итә. Аның тормыш юлын һәм иҗатын халыкка җиткерү һәм исемен мәңгеләштерү буенча алып барылган эшләр белән Авыргазы районының шәрәфле гражданины, хезмәт ветераны Мидхәт Хәбибулла улы Вәлитов таныштырды, туган телне өйрәтү, гореф-гадәтләрне саклау буенча эшләрне җанландыруга кагылышлы тәкъдимнәрен җиткерде.
Эшлекле сөйләшүдә музей хезмәте ветераны Әминева Саимә Гариф кызы, Тукай авыл мәдәният йорты хезмәткәре Рафикова Гөлназ Рифкать кызы үз фикерләрен әйтеп киттеләр.
Хәкимов З.Ә. Башкортстан Республикасы Дәүләт Жыелышы-Корылтай рәисе К.Б. Толкачев исеменнән Авыргазы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры А.Ф.Газиевага рәхмәтен тапшырды.
Гыйләжетдинов Р.Ә., Акбашев В.Я., Әюпова Г.Ф. татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләре өчен Башкортстан татарлары конгрессының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Ата-бабаларыбыздан килгән мирасның иң кадерлесе туган телебез, йола, гореф-гадәтләребез, бәйрәмнәребез. Мирас буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын, өзелмәсен иде. Без моның өчен кулдан килгәнне эшләргә тиешбез- сөйләшүдә катнашучы һәркемнең фикере шушы сүзләргә аваздаш булды.
“Безнең максатыбыз туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бердәм милләт булып яшәвебезне дәвам итү” – дип йомгаклады сөйләшүне Заһир Әхсән улы.