Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Аургазинская централизованная библиотечная система»
муниципального района Аургазинский район Республики Башкортостан
(МБУК «Аургазинская ЦБС» МР Аургазинский район РБ)

Бездән  калсын җирдә  яхшылык

Илһам дөньям, ташлап китә күрмә,

Синең белән яшим, яшьним мин.

Жырлар белән үлеп терелгән бар,

Жырлар белән генә яшим мин!

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Үзәк район китапханәсендә мәртәбәле кунак – якташыбыз, өлкән юстиция киңәшчесе, Башкортстан Республикасының атказанган юристы, Россия Федерациясе прокуратурасының Мактаулы хезмәткәре Гүзәл Габделбарый кызы  Мәсәгутова булып китте. Бу очрашуның максаты игелекле акция: ул Дилә Хәмзә кызы Булгакова  шәхси китапханәсеннән безгә  бүләк итеп биргән бик күп басмаларны тапшырды. Шагыйрәнең бүләк иткән басмалары, бигрәк тә үзенең автографлы    һәм башка язучыларның кулимзасы куелган китаплар укучылар өчен  тиңсез  һәм кыйммәтле бүләк.

Дилә Булгакова – күп яклы иҗат кешесе. Ул – җырлы-моңлы шагыйрә дә, үзенчәлекле прозаик та, талантлы балалар шагыйрәсе дә, шулай ук фәһемле мә­каләләр дә яза. Аның иҗади кичерешләре үтә хисле, ихлас һәм халыкчан. Дилә Булгакованың шигырьләренә язылган «Көмешләнгән урман»(Зөһрә Сәхәбиева көе), «Тормыш диңгеҙендә», «Килдең дә син киттең» (Роза Сәхәүетдинова көйләре), «Учларыма сал син йөрәгеңне» (Юлай Үҙәнбаев көе), «Кошлар озатырга соңладым» (Рәфис Хөснетдинов көе), «Ят яланнар» (Рим Хәсәнов көе), «Мәңгелек ут» (Нур Дауытов көе) һәм башка бик күп җырлар, халык күңеленә хуш килеп, сәхнәдән, радио-телевидениядән җырланып тора.  Гүзәл Габделбарый кызы да  күп кенә җырларын  җыр сөючеләргә җиткерә.

Соңгы чорда Дилә Хәмзә кызының иҗатында дини те­матика өстенлек  алды. Ул төзегән берничә җыентыкта да («Туфрагында Бөек Болгарның», «Аллага шөкер», «Фанилыктан мәңгелеккә күчү») төрле авторларның ис­ламга кагылышлы әсәрләре тупланган. Дилә Булгакова – Уфа шәһәренең «Ихлас» мәчетендә попечительләр советы әгъзасы. Мәхәллә оештырган барлык чараларның уртасында кайный.  Бүләк ителгән китаплар арасында иман нигъмәтләре, дингә хөрмәт, мөселманча яшәү рәвешен чагылдырган басмалар да бар.

Дилә Хәмзә кызына без тазалык, иминлек,  иҗади уңышлар,  туган һәр көнгә сөенеп алдагы елларда да үз укучыларын сөендереп торуын телибез!

Габидуллин Габделбарый Әхмәлетдин улы һәм Гөлнара Вәли кызы да гаилә китапханәсеннән китаплар бүләк итеп, бу игелекле акцияне Кече Ватан өчен файдалы эшләр елына багышлады.

Барлык китап  бүләк итүчеләргә, әдәбият укырга яратучыларны иҗади яктан баетканнары өчен ихтирамыбыз чиксез. Әлеге китаплар һичшиксез үз укучысын табачак.