Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Аургазинская централизованная библиотечная система»
муниципального района Аургазинский район Республики Башкортостан
(МБУК «Аургазинская ЦБС» МР Аургазинский район РБ)

Мин яшәрмен әле… җырымда!

Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Бүген 2021 елның 15 июлендә безнең арабыздан мәңгелеккә киткән шагыйрь Салават Рәхмәтулланы искә алабыз.
Салават Ибраһим улы Рәхмәтуллин 1942 елның 1 февралендә Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1959 елда ул үз авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак шәһәре төзелешләрендә балта остасы булып эшли. С.Рәхмәтулла 1960-1965 елларда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетында белем алганнан соң, туган районындагы Төрембәт урта мәктәбенә уку-укыту бүлеге мөдире итеп эшкә җибәрелә.
Хәрби хезмәттән кайткач, Ишембай районы Петровский балалар йортында — директор ярдәмчесе, туган авылында — рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Гафури районында (Аккүл авылында) мәдәният йорты директоры була. 1984 елда Стәрлетамакта Язучылар оешмасы ачылгач, Башкортстан Язучылар союзы идарәсе тәкъдиме белән С.Рәхмәтулла Стәрлетамакка күчеп килә: педагогия институтында, интернат-мәктәптә, Ю.Гагарин исемендәге мәдәният һәм ял паркында, «Ашказар» шәһәр газетасы редакциясендә эшли. С.Рәхмәтулла студент елларында факультетта оештырылган әдәби түгәрәккә йөри, шигырьләр яза башлый. Тәүге иҗат җимешләре белән «Кызыл таң», «Ленинчы» газеталарында, «Агыйдел» журналында, «Яшь көчләр» альманахы китапларында чыгышлар ясый. «Әйтелмәгән әйтер сүзләрем» исемле беренче китабы 1978 елда басылып чыга. Шуннан соң «Яңгыр, яу, яу!» (1981), «Күперләр» (1985), «Быел мәктәпкә барам» (1990) һ.б. китаплары дөнья күрә.
Аның шигырьләре, поэмалары, тәрҗемәләре, публицистик мәкаләләре газета-журналларда даими басылып килә. Ул 1992, 1998 һәм 2008 елларда «Кызыл таң» газетасының лауреаты була, 1999 елда шагыйрьнең исеме бу газетаның Почет кенәгәсенә теркәлә. 1997 елда шагыйрь «Тулпар» журналы лауреаты исеменә лаек була. Авыргазы районы хакимияте шагыйрьне Г.Ибраһимов премиясе белән бүләкли.
Салават Рәхмәтулланың әдәби эшчәнлеге Х.Гыйләҗев, Г.Ибраһимов (Башкортстан), И.Юзеев (Татарстан, Чаллы) исемнәрендәге премияләр, «М.А.Шолоховның тууына 1000 ел» истәлек медале белән билгеләнә. 1979 елда Американың Гарвард университеты китапханәсе шагыйрьнең «Әйтелмәгән әйтер сүзләрем» исемле шигырьләр җыентыгын соратып ала. Ул — озак еллар Стәрлетамак Язучылар оешмасының бюро әгъзасы, шигърият секциясе җитәкчесе була.
Якташыбызның туган, үскән, гомер кичергән җирләренә рәхмәте иҗатында чагыла. Ул һичкайчан кешеләр язмышына битараф булмады. Һәр яңалык, һәр вакыйга аның күз уңыннан югалмады.
Шагыйрь төрле темаларга иҗат итеп, мәңгелек кыйммәтләрнең югалуына, кеше гомеренең кадерсезлегенә, туган телебезнең язмышы өчен борчылып яшәде. Салават Рәхмәтулланың иҗаты бүген дә кешеләрне үз гамәлләре турында уйланырга мәҗбүр итә.
Салават Ибраһим улының шигырьләрен төрле яшьтәгеләр укый ала. Олыларны уйландыра, көлдерә, елата торган шигырьләре бик күп. Һөнәре буенча укытучы буларак мәктәп тормышы, укытучыларга багышланган шигырьләре дә күп дә кенә. Балалар өчен язылган шигырьләре якты, самими, кызыклы, заманча. Кыска гына шигырьләре тирән мәгънәле, тормышчан һәм тәрбияви.
Якташыбыз, шагыйрь Салават Рәхмәтулланың күп юллары бүген көн вакыйгалары белән аваздаш. Китап, шигърият сөючеләрне шагыйрьнең китапларын укырга китапханәләребезгә чакырабыз.

Видеопрезентацияга  сылтама —

https://vk.com/crb_g.ibragimov?z=video-162776631_456239410%2F5d5215f1af19a4bd9c%2Fpl_wall_-162776631