Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Аургазинская централизованная библиотечная система»
муниципального района Аургазинский район Республики Башкортостан
(МБУК «Аургазинская ЦБС» МР Аургазинский район РБ)

ВЕСЕННЕ–ПОЛЕВЫЕ РАБОТЫ

Язга чыгу белән игенченең күзе кырда, күктә, кояшта. Җир өлгергәнме әле, дип учына туфрак ала, болытлар күренмиме, дип, офыкка сынаулы караш ташлый. Уе техниканы барлый, орлык җитәрлекме дип, ындырларны урый.
Елның-елында игенчелек һәм терлекчелектә яхшы күрсәткечләргә ирешкән Җаваплылыгы чикләнгән оешма “Урожай” авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәннәре быел да җиң сызганып эшкә керешкән. Язгы кыр эшләре кампаниясенең кызган мәле. Көзге культураларның уҗымнары күзгә күренеп яшәрә. Хәзер аларны тукландыру һәм тырмалау, орлыкларны агулау, дым каплату эшләре бара.
Көнне төнгә ялгап , заманча техникаларда эшләгән уңган, тәҗрибәле механизаторлар эштә сынатмыйлар һәм бугенге көнгә Нафиков Илдус Челенджер Cat855C тракторында 157 га тырматкан, Аскаров Филүс К744P3 Сталинградец тырмасы белән 258га тырматкан. Үз эшләрен яратып башкаралар егетләр, сынатмыйлар.
Булачак уңышның язмышы орлыкларның сыйфатлы итеп, тиешле нормаларда химик эшкәртелүенә дә бәйле. Эшнең сыйфатына агроном һәм агулау машинасында эшләүченең җаваплылыгы да йогынты ясый. Орлыкны сыйфатлы дәрәҗәдә чәчүгә әзерләүдән тыш, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү дә эштә төп таләп итеп куелды. Кояш дымны, ялмап алгандай, тиз арада юкка чыгара, шуңа бүген көне генә түгел, сәгате дә кадерле. “Язын чәчсәң, сазга чәч”, – дип, борынгылар белми әйтмәгән бит. Җир эшендә осталар булганда тиз арада башкарып чыгачакларына ышаныч зур.