Башҡортостан Республикаһы Ауырғазы районы муниципаль районының
«Ауырғазы үҙәкләштерелгән китапханалар системаһы»
муниципаль бюджет мәҙәниәт учреждениеһы
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Аургазинская централизованная библиотечная система»
муниципального района Аургазинский район Республики Башкортостан
(МБУК «Аургазинская ЦБС» МР Аургазинский район РБ)

«Шәхесләр» альбомы

Галимҗан Ибраһимов исемендәге үзәк район китапханәсенең шигърият һәм илһам рухы белән сугарылган кунак бүлмәсендә истәлекле өчлек: шигърият көненә, «Шәхесләр» альбомын тәкъдим итүгә һәм Галимҗан Ибраһимов көннәре кысаларындагы чараларның тантаналы тәмамлануына багышланган әдәби очрашу үз ишекләрен ачты. Бу көнне районның «Зәңгәр чишмә» әдәби берләшмәсе әгъзалары җыелдылар. «Зәңгәр чишмә» нең һәр утырышы – очрашу гына түгел, ә яңа әсәрләр туу сере, кызыклы кешеләр белән аралашуда ачылыш. Кунакларның чыгышында шундый сүзләр яңгырады: тиз үзгәрешләр чорында, дөньяны яңа технологияләр һәм мизгелле күңел ачулар дулкыны басып алган чорда, мәңгелек маяклар — китаплар, зирәклеккә юлны яңадан яктыртачакларына ышанасы килә.

Методик бүлек мөдире Зөһрә Юлдаш кызы Алтынгуҗина җыелган халык игътибарына татар халкының 67 күренекле шәхесен үз эченә алган кыйммәтле хәзинә – «Шәхесләр» альбомын тәкъдим итте.

Бердәм шаблон нигезендә эшләнгән «Шәхесләр» плакатлары сыйныф бүлмәләрен, мәктәп коридорларын, китапханәләр, мәдәният йортларын бизәү, төрле сыйныфларда татар әдәбияты, музыка, тарих һәм башка фәннәр буенча дәресләрдә, шулай ук дәрестән тыш чараларда, төрле бәйрәм – кичәләрдә куллану өчен тәгаенләнгән.

Һәр плакатта күренекле шәхеснең зур портреты бирелгән.Үзәктә аның төп казанышлары, халкыбыз тарихына, мәдәниятенә керткән төп хезмәтләре урын алган. Хронологик тәртиптә әлеге шәхес биографиясенә кагылышлы кыскача мәгълүмәт тәкъдим ителгән.

Плакатта мәшһүр зат белән бәйле фотографияләр – музей күренешләре, һәйкәлләр, бу шәхеснең исемен йөрткән мәдәният учрежденияләрен күрергә мөмкин. Күренекле затның канатлы гыйбарәсе яки аның турында әйтелгән сүзләр бу шәхеснең дөньяга карашын, татар халкы тарихындагы урынын, дәрәҗәсен тагын да яхшырак кузалларга ярдәм итә. Плакаттагы  QR-кодлар ярдәмендә анда сүрәтләнгән шәхес турында тагын да киңрәк мәгълүмәт алырга – аның турында видеолар карарга, әсәрләре, музее һ.б. белән танышырга була.

Плакатлар белән эшне җиңеләйтү һәм гомумиләштерү өчен, алар барысы да www.shahes.tatar сайтында тупланган.

Хөрмәтле китап укучыларны Галимҗан Ибраһимов исемендәге үзәк район китапханәсенә, плакатлар ярдәмендә татар халкының күренекле шәхесләре белән танышырга чакырабыз!

Методик бүлек мөдире — Зөһрә Юлдаш кызы Алтынгуҗина