Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Аургазинская централизованная библиотечная система»
муниципального района Аургазинский район Республики Башкортостан
(МБУК «Аургазинская ЦБС» МР Аургазинский район РБ)

Сиңа кайттым, юллар, еллар үтеп, Авыргазым, минем Авыргазым…

Район үзәге Талбазыда татар авыллары вәкилләренең форумы узды. Бу мәртәбәле зур чарада татар халкы компактлы яшәгән авыл биләмәсе делегатлары, хакимият хезмәткәрләре, якташлар, кунаклар катнашты. Программа бик бай иде. Делегатлар Татар теле һәм традицион кыйммәтләр үсеше турында фикер алыштылар. Чыгышларның тематикасы да төрле булды. Бу данлыклы якташлар  тормышына күзәтү дә, тикшеренү эшләре дә. Татар   авыллары тарихын, шулай ук татар халкының милли йолаларын өйрәнү һәм язу, милли үзенчәлекне саклау мәсәләләре күтәрелде. Чараның иҗади өлеше дә артистларның матур чыгышлары белән сөендерде. Авыргазы «Үзәкләштерелгән китапханәләр» муниципаль бюджет мәдәният учрежде­ниесе методик бүлек мөдире Зөһрә Алтынгузина безнең данлыклы татар шәхесләрен барлап үтте.  Алар бик күпләр: Галимҗан Ибраһимов, Гыйбадулла Алпаров,  Әбүбәкер Диваев, Әнвәр Бикчентаев, Рамазан Байтимеров, Вәли Бикташев, Якуб Чанышев, Зөбәеров Абдулла – Әмин, Таһир Кәримов, Бәхтигани Гайсин, Минебай Саттаров, Минирәис Усманов … һәм башкалар. Галимҗан Ибраһимов исемендәге үзәк район китапханәсе “Сиңа кайттым, юллар, еллар үтеп, Авыргазым, минем Авыргазым” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Кешәнне һәм Солтанморат авыл китапханәчеләре күргәзмә янында татар китапларына күзәтү ясадылар.