Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Аургазинская централизованная библиотечная система»
муниципального района Аургазинский район Республики Башкортостан
(МБУК «Аургазинская ЦБС» МР Аургазинский район РБ)

Тукай безнең күңелләрдә

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен язның иң матур вакытында — 26 апрельдә билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәм якынлашкан саен, вакыт безне 1913 елның апрель көннәреннән ераклаштырган саен, Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тормыш юлы, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак, мәһабәтрәк булып күренә.

Тукай иҗаты үзенең күпкырлы, киң колачлы булуы белән таң калдыра. Шагыйрь күп гасырлык татар әдәбиятының, Шәрекъ поэзиясенең гуманистик традицияләренә, рус классикасының идея-эстетик казанышларына таянган, халык авыз-поэтик иҗатының иң саф чишмәләреннән көч һәм илһам алган. Ул татар әдәбиятында критик реализм әдәбиятын башлап җибәрде, милли әдәби поэтик телне тудыручы, рус классикасын үз теленә тәрҗемә итүдә беренче югары үрнәкләрне биргән талант, әдәби тәнкыйтьне һәм татар балалар әдәбиятын нигезләүче булды. Шагыйрь иҗатының, эшчәнлегенең төп тарихи әһәмияте шунда.

Тукай иҗатының демократик һәм реалистик принциплары алдынгы рус әдәбияты һәм культурасы йогынтысында туган һәм үскән. Шигърият дөньясына аяк баскан көннәреннән үк шагыйрь татар әдәбияты рус әдәбиятыннан үрнәк алганда гына алга китәчәк дигән фикерне алга сөргән. Ул бөек рус әдәбиятының күренекле вәкилләре Пушкин, Лермонтов, Кольцов, Җуковскийларның, иҗатын үзенә үрнәк итеп алган, Толстойның, даһилыгы алдында башын игән, Манков, Плещеев, Никитин поэзиясен татар укучысына оста итеп җиткерде. Горький иҗаты аңа идея ягыннан зур йогынты ясады.

Пушкин һәм Лермонтов Тукайның иң зур хөрмәт иткән шагыйрьләре булдылар. Татар шагыйренең Пушкинга, Лермонтовка мөнәсәбәтендә ниндидер эчке җылылык, шагыйрьләргә генә хас ярату хисе бәреп тора. Тукай аларны өйрәнә, тәрҗемә итә, тәҗрибәләр ясый-ясый поэзия биеклекләренә омтыла.

Тукай биографиясе — дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе.  Тукай үлгәндә бит аңа барлыгы егерме җиде яшь кенә була. Әмма, заманының һәм шәхси тормышының фаҗигале, искиткеч авыр булуына карамастан, шагыйрь иҗат утында янып яшәгән, үзе «ярты төш» дип атаган кыска гына гомерендә дә милли поэзиянең классик әсәрләрен тудырган; аның иҗаты — татар классик әдәбияты ирешкән идея-художество югарылыгының матур үрнәге.

Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Ләкин озакламый үлеп китә һәм үги әтисе аны Өчилегә бабасына озата. Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри. Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Соңрак аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. 1895 елның кышында 18 көнле юлдан соң тугыз яшьлек Апушны Уральск шәһәрендәге татар бистәсенә сәүдәгәр Усманов Галиәскәр һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр.

1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Шушы елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана. 1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр. 1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә.

Методик бүлек җитәкчесе Зөһрә Алтынгузина