Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Аургазинская централизованная библиотечная система»
муниципального района Аургазинский район Республики Башкортостан

Шагыйрь Салават Рәхмәтулла вафат

Хәзерге заман татар – башкорт поэзиясе зур югалту кичерде. Районыбыз горурлыгы булган талантлы шагыйрь, Галимҗан Ибраһимов исемендәге премия лауреаты (2002) Салават Ибраһим улы Рәхматулла сиксәненче яшендә вафат булды. Әдипнең урыны оҗмахта, караңгы гүрләре якты булсын. Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Салават Ибраһим улы Рәхмәтуллин 1942 елның 1 февралендә Солтанморат авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1959 елда ул үз авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Эстәрлетамак шәһәре төзелешләрендә балта остасы булып эшли. С.Рәхмәтулла 1960-1965 елларда Эстәрлетамак дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетында белем алганнан соң, туган районындагы Төрембәт урта мәктәбенә уку-укыту бүлеге мөдире итеп эшкә җибәрелә.   Хәрби хезмәттән кайткач, Ишембай районы Петровский балалар йортында — директор ярдәмчесе, туган авылында — рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Гафури районында (Аккүл авылында) мәдәният йорты директоры була. 1984 елда Эстәрлетамакта Язучылар оешмасы ачылгач, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдиме белән С. Рәхмәтулла Эстәрлетамакка күчеп килә: педагогия институтында, интернат-мәктәптә, Ю.Гагарин исемендәге мәдәният һәм ял паркында, «Ашкаҙар» шәһәр газетасы редакциясендә эшли. Соңрак ул – профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. С.Рәхмәтулла студент елларында факультетта оештырылган әдәби түгәрәккә йөри, шигырьләр яза башлый. Тәүге иҗат җимешләре белән «Кызыл таң», «Ленинчы» газеталарында, «Агыйдел» журналында, «Яшь көчләр» әлманахы китапларында чыгышлар ясый. «Әйтелмәгән әйтер сүзләрем» исемле беренче китабы 1978 елда басылып чыга. Ул балалар өчен дә иҗат итә. Башкорт телендә «Ямгыр, яу – яу», «Күперзәр», «Быел мәктәпкә барам», «Көмөш шәмдәлләрзә уттар яна», татар телендә «Уяну», «Бер үземә ике кояш», «Куян ник кыска койрыклы?», «Сулар үргә акса да», «Кояш артыннан йөгерәм», «Сандугачым, әйт үземә», «Сандыктагы хәзинә» һәм  башкорт телендә «Уйларга кәрәк әле» исемле  китаплары донья күрә.

Аның шигырьләре, поэмалары, тәрҗемәләре, публицистик мәкаләләре гәҗит-журналларда даими басылып килә. Ул 1992, 1998 һәм 2008 елларда «Кызыл таң» газетасының лауреаты була, 1999 елда шагыйрьнең исеме бу газетаның Почет кенәгәсенә теркәлә. 1997 елда шагыйрь «Тулпар» журналы лауреаты исеменә лаек була. Татарстан шигърият сөючеләре шагыйрь белән беренче мәртәбә «Казан утлары» журналында басылган шигырьләре («Казан утлары», № 12, 1971) аша таныша. Ары таба әдәби әсәрләре «Идел», «Мәйдан» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Татарстан яшьләре», «Көмеш кыңгырау» гәҗитләрендә дөнья күрә.   Салават Рәхмәтулланың әдәби эшчәнлеге Х.Гыйләҗев, Г.Ибраһимов (Башкортстан), И.Юзеев (Татарстан, Чаллы) исемнәрендәге премияләр, «М.А.Шолоховның тууына 100 ел» истәлек медале белән билгеләнә.   Американың Гарвард университеты китапханәсе шагыйрьнең «Әйтелмәгән әйтер сүзләрем» исемле шигырьләр җыентыгын соратып ала. Ул — озак еллар Эстәрлетамак Язучылар оешмасының бюро әгъзасы, шигърият секциясе җитәкчесе. Якташыбыз 17 китап авторы, Русия, Башкортостан, Татарстан Республикалары Язучылар союзлары әгъзасы иде.

6+