Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Аургазинская централизованная библиотечная система»
муниципального района Аургазинский район Республики Башкортостан

Афәрим Акчуринга 75 яшь

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, хормейстер, фольклорчы, берничә китап авторы АфәримАкчурин 29 январьда 75 яшьлек юбилеен билдәли. Хөрмәтле Афәрим Садыйк улын без чын күңелдән котлыйбыз! Сәламәтлек, ижади уңышлар телибез.
Милли музыка сәнгатен үстерүдә, татар халкының ижат мирасын саклау өлкәсендә гаярь эшләр башкарган шәхес. Афәрим Акчурин Авыргазы районы үзәге Талбазы мәдәният йортында оештырган хоры республика конкурсларында югары бәяләр ала, халык хоры исеменә лаек була.
Композиторның иҗат җимешләрен туплаган “Халык моңы – халык язмышы” дип аталган китабын үзәк район китапханәсенә Гөлнур Вәли кызы Габидуллина бүләк итте. Бу хезмәт Афәрим Садыйк улының икенче хор әсәрләре китабы. Әлеге әсбаптә А. Акчуринның үзе иҗат иткән әсәрләре һәм аның эшкәртүендәге композицияләр урын алган. Монда “Бик еракта идек без”, “Көтәм сине”, “Ышанма”, “Агыйделкәй”, “Олы юлның тузаны”, “Ай, былбылым” кебек һәм башка халык мәхәббәтен яулаган күп кенә җырлар (ноталары белән) тупланган.
А. Акчуринның “Халык моңы – халык язмышы” – музыка өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен генә түгел, ә татар халык иҗаты белән кызыксынган һәркеше өчен дә һичшиксез файдалы булачак. Китап белән үзәк район китапханәсенең уку залында танышып була.
Сезнең игътибарга “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләмнең китапка кереш сүзен тәкъдим итәбез.

ИЛАҺИ МОҢНАР СӘХИБЕ

«Аллаh сәнгать сәхибе булганнарны сеяр», диелә бер хәдис шәрифтә. Исламият – мәдәни тормышыбызның hәр мәсъәләсендә иң тугъры, иң дөрес мәгълүмәтләр бирүче. Кануни диннәрнең соңгысы булган Ислам рухка куәт, күңелгә хуш хис-тойгы, рәхәтлек биргән гүзәл авазларны тыңлауны hич кенә дә тыймый, чөнки Аллаhу Тәгаләгә карата сөюне тирәнәйтә. Аңа якынаюга булышлык иткән моңнарга колак салу язык түгел. Әмма Адәм баласына зыян-заурәт китерердәй, гөнаhка батырып, начар гамәлләргә юнәлтердәй музыка барча диннәрдә да хупланмый гына түгел, хәтта тыела да. Ислам динебездә дә зарарлы музыка хәрам кылынмыштыр.
Исламият өчен муафыйк заманча музыканың иң күркәм өлгесе – күренекле композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе Афәрим Акчурин җитәкчелегендәге “Илаhиләр” төркеме тудырган сәнгать.
Аллаhу Тәгаләгә көле мактау-мәдхия, Пәйгамбәребез (с.г.в.) га салаватлар әйтеп, динебездә электән таралган тик дәhрилек чорында онытыла төшкән мөнәҗәтләрне, халкыбызның гасырлар төпкеленнән саф чишмә булып ургылган җырларын, Совет заманынында чыгарылган хезмәт hәм каhарманлык көйләрен, хәзерге авторларның тәрбияви әhәмиятле әсәрләрен башкарып, “Илаhиләр” чордашларыбызны Исламга кавыштыруда үзгә бер хезмәт күрсәтә.
Илдә беренче шундый төркем – мөселман көйле сүз сәнгатен гамәлгә куючы “Илаhиләр” төркеме безнең “Ихлас” мәхәлләсе каршында 13 ел элек – 2005 елның сентябрь аенда оештырылды. Музыка сәнгатендә яңалык булган бу эшкә Афәрим Акчурин аңа гына хас төпле акыл, җитдилек hәм җаваплылык белән тотынды. Яңа коллективка җырчыларны шәхсән үзе җәлеп итте, сәләт мөмкинлекләрен дә, холык-фигыльләрен дә үлчәп-уйланып, җентекләп үзе сайлап алды.
Ә репертуарга килгәндә исә, ул остазы, атаклы сәнгать әhеле, Русиянең hәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге республика дәүләт бүләге иясе Фәйзи Гәскәровның васыять-нәсихәтенә тугры калып, төп игътибарын мәңге җуелмас асыл энҗеләргә – халык иҗатына юнәлтте. Шул нигездә төзелгән репертуарны бөек шагыйребез Габдулла Тукай сүзләренә язылган әсәрләр, илаhи эчтәлекле җырлар, мөнәҗәтләр, Ватаныбыз үткәне, гаскәри каhарманлык, хезмәт гаярьлеге турындагы җырлар белән баетты. Әлеге гамәлләргә тәвәккәлләгәндә hәм уңышлы аткарып чыкканда Афәрин Акчуринга моңа кадәр туплаган бай тәҗрибәсе ныклы, какшамас нигез булды.
Ул – чыгышы белән Башкортстанның Федоровка районы Батыр авылыннан. Ишле балалы гаиләдә туып үсә, ямьле Ашкадар, Балталы, Нугай елгалары табигатенең моңын бәгыренә сеңдереп, кечкенәдән җырга мөкиббән була. Халык җырларын бигрәкләр дә йотлыгып тыңлый, ис белә башлау белән, аларның көйләрен отып ала, сүзләрен тәфсилләп дәфтәр битләренә терки бара. Шул әвәслек шаукымында Стәрлетамак мәдәни агарту техникумына укырга керә, аны тәмамлагач, Куйбышев (хәзерге Самара) мәдәният институтында хор дирижеры белгечлеге буенча югары белем ала.
Авыргазы районы үзәге Талбазы мәдәният йортында хор оештырып жибәргәч тә, күңеле hаман халык ядкәрләренә тартыла. Шул хәзинәне ныклап өйрәнәсе, заманча яңгырашка салып, киләчәк буыннарда да мәхәббәт уятырлык, еллар дәвамында сакланырлык ядкәрь итеп эшлисе килә. Бар иҗат дәрманын, зиhен көчен, талантын туплап, шул ниятен эзмә-эзлекле тормышка ашыра башлый. “Карабай”, “Азамат”, “Ашкадар”, “Әйдә, җиңгә, биеп кал” кебек башкорт халык җырларын, Чишмә татарларының “Дим буе” җырын хорга сала ул.
Илһамланып, үзе дә көйләр иҗат итә талантлы композитор. Аның Габдулла Тукай сүзләренә “Теләнче”, Хәсән Туфан сүзләренә “Агыла да болыт, агыла”, Абдулхак Игебаев сүзләренә “Башкортстанны данлау”, “Син кайларда калдың?” кебек җырлары кабатланмас соклангыч аhәңе белән музыка сәнгатебезнең асыл байлыгына иш булды.
Уфа “Нур” татар дәүләт театрында куелган ике дистәдән ашу спектакль тамашачыны нәкъ Афәрим әфәнденең музыкаль бизәлеше белән кызыктырды. Аның иҗат офыклары бу театр сәхнәсендә чикләнми, башка театрларны иңләде, Татарстанга җитте. Тугандаш республиканың Г. Камал театрында Ркаил Зәйдулланың “Үлеп Яратты”, Башкорт Акдемия драма театрында Туфан Миңнуллинның “Мулла”, Стәрлетамак театрында Мирхәй- дәр Фәйзинең “Галиябану”, Салават театрында Нәҗип Асанбаевның “Җиде кыз” спектакльләре музыкаль бизәлешне Афәрим Акчурин эшләве белән күркәмләнде. Яшьләр театрында Флорид Буләковның “Шомбай” спектакле өчен театр труппасы Халыкара театр фестивалендә “Иң яхшы вокаль ансамбль” исеменә лаек табылды. Композитор Башкорт академия драма театрында, “Нур” театрында куйган хор концертлары нечкә зәвык, сәнгати югарылыкта булуы белән куандырды. Гаҗәп тә түгел бу, чөнки Афәрим әфәнденең бу сыйфатлары – затлы, зыялы морзалар нәселеннән булуында. Шуңадыр да, әсәрләре мәгънәви бөтенлеге, кичерешләргә мөлдерәмә тулылыгы белән аерылып тора.
Сүзебез “Илаhиләр” төркеменнән башланган иде. Бисмиллалы төркемнең иҗади язмышы, hичшиксез, бәхетле. Алар Башкортстанның бар районнарында, барча шәhәрләрендә чыгыш ясадылар, Русиябезнең мәркәзе Мәскәүдә, Казан, Ырынбур, Пермь, Свердловск тарафларында тамашачыларны хәйран иттеләр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгында “Ихлас” мәчете башлангычында “Илаhиләр” Белорусь мәмләкәтендә сәфәрдә булып, Җиңү тантанасында катнаштык, “Шүрәле” балетының авторы Фәрит Яруллинның каберен зыярәт кылдык.
Шөhрәтле композитор Афәрим Садыйк улы белән “Илаhиләр” төркеме үзенчәлекле сәнгате белән халкыбызга дин Исламны сөйдерә, күңелләрне хисләндереп, Аллаhның барлыгын, берлеген тану очкыннары сала. Сәнгати хезмәттә илаhи биеклекләргә ирешкәннәре өчен “Илаhиләр” төркеменә 2016 елда Халык коллективы дигән мәртәбәле исем бирелде.
Илле еллык намуслы, фидакарь хезмәте белән гавам-кавем алдында абруй яулаган сәнгать сахибе Афәрим морза hәм “Илаhиләр” төркеме чыгыш ясаганда hәрчак тыңлаучыларның таң калганын, “Әфарин, Афәрим!” дип хуплаганнарын ишетә-күрә торабыз.

Шагыйрь Риф Мифтахов әйткәнчә,
Булдыксызлык кына шөhрәт эзли,
Дәрәҗәләр юллап баш вата.
Талантлылар исә кем булуын
Иҗатлары белән аңлата.
“Илаhиләр” дә, Афәрим Акчурин да, hаман тыйнак – басынкы. Ипле-сабыр гына үзләренең сәнгать даирәсенең асыл вәкилләре булуын талантлы иҗаты белэн раслый. Алда да җырлары белән кешеләрне канатландырырга, илаhи мәшгулияттә Аллаh рәхмәтенә ирешергә язсын аларга!
Мөхәммәт Галләм, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы, Мифтахетдин Акмулла бүләге иясе

Абдулхак Игебаев

Афәрим Акчуринга

Башкаларга охшамагансың син,
Тик үзеңчә холкың-фигылең,
Сак белән Сок сагышын моңлап,
Үзебезнең милли көйне көйләп,
Җилеп очып йөри күңелең.
Күңел күзең белән күргәнгә дә
Җирнең шатлыкларын, аһ-зарын
Җырларың да синең шундый моңлы,
Ә моңлы җыр адәм йөрәгенә
Ифрат тансык бит ул, Афәрим!

Җаның сайрый, йөрәккәең сайрый,
Сәхрәләрдә җырчы былбылдай,
Синең сихри моңны тыңлаганда
Гашыйкларның керфек очларында
Чыкның тамчылары җемелди.
Әй, илаһи фани будөньяга
Моңнан яратылган заттыр син,
Дөресен генә әйтсәк, Ходайб иргән,
Җырсәнгате өчен янып көйгән
Чын талантсың син, Афәрим!

Чын талант син!
Ә соң талантларга
Кадер бармы безнең заманда?
Сәхнәләрдә, зәңгәрэкраннарда
Йолдыз булып балкыр күпме шәхес
Күләгәдә кала һаман да…
Шөкер, димен, күпме тетрәнүләр
Кичерсәң дә һәр чак хирыс син,
О, юк! Гади бөркет кенә түгел,
Үз бәсеңне, үз дәрәҗәңне белгән
Син мыеклы бөркет, Афәрим!

 

21+